«Новация» идарәче компаниясе 125 мең сум штраф түләячәк
Торак – коммуналь хуҗалык

«Новация» идарәче компаниясе 125 мең сум штраф түләячәк

Идарәче компания судта җавап бирде.

Әлмәтнең «Новация» идарәче компаниясенә яшәүчеләрнең шикаятьләрен санга сукмаган өчен 125 мең сум штраф салынды. Тикшерү күрсәткәнчә, компания мөрәҗәгатьләр белән эшләү кагыйдәләрен системалы рәвештә боза. Бу хакта ТР Дәүләт торак инспекциясе хәбәр итте.

Бу 28 июльдә башланды. Ленин урамындагы 46 нчы йортта яшәүче авария-диспетчерлык хезмәтендә заявка калдырган. Хезмәткәрләр журналга мөрәҗәгать язып алган, ләкин шуның белән аларның эше тәмамланган. Канун буенча компаниянең сорауны хәл итү яки җавап бирү өчен 10 эш көне булган (10 августка кадәр), әмма бернинди гамәлләр дә булмаган.