Тормыш - яшәеш

Медея, Тея һәм Градимир. Әлмәтлеләр нинди исемнәр куша?

Әлмәттә быел барлыгы 2 158 бала туган.

Иң популяр кызлар исеме булып Ясминә, Самира, Әминә, Анастасия, Ульяна, Кира, София, Алиса һәм Азалия санала икән. Малайларга күбрәк Кирилл, Амир, Артем, Кәрим, Данил, Арсений, Радмир һәм Арслан дигән исемнәрне кушалар.

Иң ят исемнәр арасында әллә нинди колак торгыза торганнары да бар. Мәсәлән, Милада, Медея, Севилия, Мия, Лаура, Валенсия, Тея, Хәят, Аврора, Демьян, Грдимир, Данислав, Илиан, Амиль.