Машинадан 600 мең сум урлаган
Тормыш - яшәеш

Машинадан 600 мең сум урлаган

Хәлле ир чак кына зур күләмле акчасыннан колак какмый.

Бур бай ирне алдан саклап тора. Ян тәрәзәсен борып куя да кача. Ир руль артына утыргач, тәрәзәсен көйләргә дип урамга чыга. Бу арада бур арткы ишектән кереп сумканы алып кача. Анда Toyota Land Cruiser шоферының 600 000 сум акчасы һәм банк карточкалары була.

Полиция хезмәткәрләре бурны бик тиз тоткарлый. Аны кулга алганда пычак белән дә яный ул. Әмма аны тиз кулга төшерәләр.