Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә Станислав Ионовны эзлиләр

29 мартта 23.00 сәгатьтә 1988 елгы егет «Печки-лавочки» кафесыннан (СУ-5 боҗрасы Риза Фәхретдин урамы) чыга һәм бүгенге көнгә кадәр аның кайда булуы билгеле түгел.

Станиславны Әлмәт полициясе хезмәткәрләре, «Лиза Алерт» отряды эзли.

Әлмәтнең җинаятьләрне эзләү бүлекчәсе начальнигы Роберт Хәйретдинов сүзләренә караганда бүгенге көндә барлык шифаханәләр тикшерелгән, листовкалар ябыштырылган. Башка шәһәрләрдә шәхесләре ачыкланмаган мәетләр тикшерелгән. Әлегә уңай нәтиҗә юк. Җирләр бераз кибә төшкәч бакчачылык ширкәтләрендә дә эзләү эшләре дәвам итәчәк, дип хәбәр итә "Знамя труда".

Станиславны эзләүгә "Лиза Алерт" отрядыннан да кешеләр алынган. Бүгенге көндә аларга ярдәм кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 8-965-593-69-01 (Динар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса