Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова һәм Әдип Маликов, Үзбәк Саттаров истәлегенә алар яшәгән йортларга мемориаль такта беркетү тантанасы булды
Әлмәтлеләр төбәктә иҗатлары белән тирән эз калдырган шәхесләрен дә онытмый.
Аларның исемнәре урамнарга, учреждениеләргә бирелеп һәм башкача мәңгеләштерелә. Чәршәмбе көнне Әлмәт язучылар оешмасының 50 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Татарстанның бер төркем шагыйрь-язучылары Саҗидә Сөләйманова һәм Әдип Маликов, Үзбәк Саттаров истәлегенә алар яшәгән йортларга мемориаль такта беркетү тантанасы шаһиты булдылар.
Фото almetyevsk.tatar.ru сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа