Әлмәтнең «Доброе сердце» хәйрия фонды ярдәмләшергә чакыра
Тормыш - яшәеш

Әлмәтнең «Доброе сердце» хәйрия фонды ярдәмләшергә чакыра

18 нче мәктәп территориясендә (18 һәм 21 нче мәктәпләр арасындагы ике катлы бинада) эшләп килүче «Изге йөрәк» хәйрия фонды киләсе атнадан бинага бераз ремонт ясарга планлаштыра.

Шул сәбәпле, ул ремонт өчен кирәкле әйберләр, шулай ук стеллажлар белән ярдәм итүне үтенә. Ремонт ясашырга эшче көчләр дә артык түгел.

Элемтәгә керү өчен телефон: +79172688900.