Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләр затлы туй уздыру яклы түгел

Илдәге тотрыксыз вакыт хәтта өйләнешүчеләргә дә тискәре йогынты ясый икән.

2015 елда Әлмәт районында тантаналы рәвештә өйләнешүчеләр саны бермә-бер кимегән. 1008 язылышкан пар арасында нибары 430ы гына туйларын зурдан кубып бәйрәм иткән. Андыйлар саны узган ел 657 пар булган.

Шулай ук өйләнешүчеләр саны да быел кимегән. 2014 елның 8 аена 1194 пар язылышкан булса, быел исә нибары 1008 пар. 33 пар чит ил кешесе белән никахын теркәгән.