Тормыш - яшәеш

Казанда көчләнгән кыз сырхауханәгә эләккән

Дүрт яшүсмер тарафыннан көчләнгән 14 яшьлек кызның хәле бик үк әйбәт түгел, ди табиблар.

Аның нервалары какшап ашказаны җәрәхәте ачылган.

Бу җинаять 5 сентябрь көнне булган иде. 14 яшьлек кыз дусты янына китә. Фатирга берничә яшүсмер җыела. Соңрак кызны төркем белән егетләр көчли.

Хәзер тикшерү бара.