"Интернет - озын гомер" проекты эшен дәвам итә
Пенсия яшендәге һәм пенсиягә чыгу алдында торган өлкәннәрне компьютерда эшләргә өйрәтү буенча "Интернет - озын гомер" проекты эшен дәвам итә. 10 сентябрьдә 20 пенсионер "ТИСБИ" идарә университетында укырга кереште.
11 е көнне алар янына тагын 20 пенсионер килеп өстәлде. Сентябрь аенда 1 нче гимназия һәм 24 нче мәктәп компьютерга өйрәтүгә тагын 44 кешене кабул итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа