Тормыш - яшәеш

Җинаятьчеләрнең күпчелеге - караклар

Беренче яртыеллыкта җинаятьчелек арта төшкән.

Узган елның шул чоры белән чагыштырганда үсеш 12 процент тәшкил итә. Республика прокуратурасы ясаган йомгак әнә шуларны күрсәтә. Нигездә җинаятьчеләр урлау белән шөгыльләнә - кылынган җинаятьләрнең 40 проценты шуңа туры килә. Икенче урында - мошенниклык. Белгечләр җинаятьләрнең күплегенең сәбәбе итеп хокук саклау системасында теркәүнең катгыйлануы белән аңлата. Мисал өчен, элек зыян килмәсә, мошенниклык очракларын ачу белән шөгыльләнмәгән булганнар. Үтерешләр, талау очраклары кимегән. Наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле саннар 12 процентка арткан.