Алда хәрәкәтләнгән транспорт чарасы белән ара (дистанция), ян-яктагы автомобильләр белән аралык (интервал) сакламау; транспорт чарасын сәбәпсез рәвештә кискен туктату; узып китәргә теләүчегә юлны каплау шулай ук «хәвефле йөртү» булып исәпләнеләчәк.
Транспорт чараларын хәвефле идарә итүчеләргә 5 мең сумга кадәр штраф салыначак.
Юл кагыйдәләренә кертелгән яңалыкка карата Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов: «Хәвефле йөртүченең гаебен дәлилләргә фототеркәгечләр һәм видеокамералар ярдәм итәчәк. Кайбер кешеләр законнарны кырысландыруга каршы, ә мин, закон эшләргә тиеш, дип саныйм. Безнең ил кешеләре, чит илләргә чыккач, транспорт чарасы белән бик тә тәртипле идарә итәләр ләбаса. Чит илләрдә законнар кырыс чөнки. Законнарда «демократия» булырга тиеш түгел, минемчә. Хәтта бер кешенең генә булса да гомерен саклап калуга ярдәм итә икән, законга андый үзгәрешне кертергә кирәк. Юл хәрәкәтендә җаваплылык зарур, кагыйдәләргә кертелгән «хәвефле йөртү» турындагы өстәмәне тулысынча хуплыйм», - диде.