Чаллыда яшәүче 43 яшьлек ир-ат экстремистик материаллар таратуда гаепләнә
Чаллыда яшәүче 43 яшьлек ир-ат Интернетта экстремистик материаллар таратуда гаепләнә.
Тикшерү комитетыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2012 елның июль-август айларында гаепләнүче социаль челтәрләрнең берсендә экстремистик рухтагы сурәтләр, нацистларның символ һәм атрибутларын урнаштырган. Ир-ат үз гаебен таныган. Бу вакыйгага карата җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа