Тормыш - яшәеш

Әбиләр чуагы быел булырмы? Синоптиклар фаразы

Әле кичә генә кояш чыгып, күңелләрне әбиләр чуагына канатландырган иде, бүген инде кабат яңгыр...

Синоптиклар әбиләр чуагы сентябрьнең икенче яртысында булыр дип фаразлый.

- Сентябрьдә Көнбатыш төбәкләрдә һәм Русиянең күпчелек өлешендә температура фоны уртача күрсәткечләрдән югарырак булуы көтелә. Русиянең Ауропа өлешендә, аеруча Төньяк- Көнбатыш һәм Үзәк федераль округта - норма тирәсендә һәм аннан югарырак, Идел буе округы һәм Уралда - нормадан аз гына түбәнрәк. Беркайда да явым-төшемнең артык күп булуы көтелми, -дип белдерде Русия Гидрометеорология үзәге директоры Роман Вильфанд.

Илнең баш синоптигы сентябрь уртасында һәм айның икенче яртысында аяз һәм коры һава торышы көтелә дип ышандыры.