Июньнең икенче декадасында Татарстанда һава температурасы нормадан 3 градуска түбән була
Республикада җиләс һава торышы саклана.
Июньнең икенче декадасында Татарстанда һава температурасы климат нормасыннан 3 градуска салкынрак булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәгендә белдерделәр.
«2023 елның 11 июненнән 20 июньгә кадәр һаваның уртача температурасы климат нормасыннан 3 градуска түбәнрәк булыр дип көтелә (Татарстан Республикасы буенча норма +18,0, Казанда +18,4 градус)», – диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа