Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә кайда сәяхәт итәргә?

Cорау-җавап

«Хөрмәтле редакция! Кая мөрәҗәгать итәргә белмәгәч, сездән ярдәм сорарга булдым. Миңа 63 яшь. Тумышым белән Әтнә якларыннан. Әлмәткә килеп урнашуыма да дүрт дистә елдан артып китте. Күптән түгел сыйныфташларым миңа Әлмәтне күрәселәре килүләрен әйттеләр. «Бик матур, заманча, уңайлы шәһәр дип язалар, безнең дә нык күрәсе килә Әлмәтне. Әгәр риза булсаң, барып, үз күзләребез белән карар идек», - ди алар. Мин кунакларны нинди җирләргә алып бара алам? Шәһәрдә кунакларга күрсәтергә мөмкин булган урыннар белән таныштырсагыз иде».

Диләфрүз Насыйхова

 

Редакциядән. Кунакларыгызның Әлмәтне күрәсе килүләре гаҗәп түгел: нефтьчеләр башкаласының даны еракларга ук таралган. Әлбәттә, башта план төзергә кирәк. Аның буенча сәяхәт кылу җиңелрәк булыр. Сүзне музейлардан башлыйсы килә. Шәһәрдәге туган якны өйрәнү музееннан тыш, калабыздан ерак булмаган Кичүчатта Риза Фәхретдин музеена да барырга була. Картиналар галереясына да керергә киңәш итәбез. Әлмәттә истәлекле урыннар буйлап сәяхәт тә һәркемнең күңеленә хуш килер. Үзәк паркта Мемориаль комплекс кына күпме мәгълүмат бирә ала. Хәтер мәйданы, калабыз буенча таралган башка скульптура-һәйкәлләр, стелалар да тарихи әһәмияткә ия. Алтын алма турындагы әкиятләр проекты маршруты буенча сәяхәткә чыксагыз, һич кенә үкенмәссез. Ә инде калабыз уртасындагы «Әлмәт» иҗтимагый үзәгенә керсәгез, тиз генә чыга алмассыз. Аның каршысындагы Каракүз скульптурасы, Шарлавыклы буалар, пляж, сквер-парк зоналары да кунакларыгызны сокландырачак.  «Мирас»ка да барырга онытмагыз. Мондый бассейннар республикада юк дәрәҗәсендә. Йөзек кашы булган драмтеатрның ишекләре һәрвакыт ачык. Кәләй авылы янындагы упкын турында да төрле риваятьләр йөри. Болардан тыш та барыр урын күп.


Кыскасы, рәхим итегез генә. Кунакларыгыз килгәнче, аларга сөйләр өчен бераз мәгълүмат туплый торыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса