Акция 19 майда узачак.
19 майда Әлмәттә "Эшкә велосипедта" бөтенроссия акциясе узачак. Бу хакта бүген иртәнге планерка вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.
Шәһәр урамнарында 8 «энергетика ноктасы» оештырылачак, аларда акциядә катнашучылар акция партнерыннан күңелле сюрпризлар белән махсус пакетлар алачак.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте (архив)