Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт ЗАГСында алтын туй узды

Йосыповалар Илдархан Гайнанович һәм Нина Ивановна алтын туйларын билгеләп үттеләр!

13 маенда Әлмәт шәһәренең ЗАГСында  халыкара гаилә көне алдыннан Илдархан Гайнанович һәм Нина Ивановнаның алтын туйларын  тантаналы теркәү узды.

Илдархан Гайнанович 1951 елның 28 июнендә Балык Бистәсе районының Зәңгәр Күл авылында туган. Нина Ивановна 1949 елның 7 июлендә Балык Бистәсе районының Козяково-Челны авылында туган. 1968 елда Илдархан Бөгелмәгә нефть өлкәсендә укырга китә. Шул арада Нина Бөгелмәгә бухгалтерлыкка укырга килә. Алар бер шәһәрдә укысалар да, авыллар арасындагы ара 9-10 километр гына булса да, бер-берсен белмиләр. Ләкин язмыш аларны һәрвакыт бер - берсе янында йөртә. 1972 елның язында ике яшь йөрәк Әлмәттә кавыша. 1973 елда, Җиңү бәйрәменә авылга килгәч, Илдархан, Нинаның матурлыгына сокланып, аның йөрәген яуларга карар итә. Илдарханның башына «кызны урлау» идеясе килә, һәм Габделхәй абыйсын котыртып, алар авылга йөк машинасында Нинаны урларга баралар. 1973 елның 10 маенда туй була.


Бүген алар өчен иң кадерле бүләк-гаиләләре, туганнары, әмма иң зур бәхет - балалары һәм оныклары.

ЗАГС  исеменнән юбилярларга сәламәтлек һәм шатлык, озак еллар бергә яшәү теләкләре белән котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Фото: ЗАГС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса