Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә юллардагы чокырларны ремонтлау башланды

Әлмәт юлчылары юлларны чокырлы ремонтлауга керештеләр, бүгенге көндә 150 кв.метр чамасы эшләнде.

Бу хакта туры эфирда район  башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, шәһәрнең автомобиль юллары идарәсе ел саен язгы юл эшләре стратегиясен алдан ук эшли. Шулай ук шәһәрнең автомобиль юллары идарәсе өчен кыш дәвамында юллар,  юл кырыйларын, яңгыр канализацияләрен җыештыру һәм вакытында чистарту мөһим бурычлар булып тора. Бу аспектлар юлларны язга әзерли, юлның җимерелү проценты кими. Әмма климат шартлары барыбер ярыклардан һәм чокырлардан тулысынча котылырга мөмкинлек бирми.

"Бу этапта мин машина сөючеләребездән юлларда игътибарлы булуларын сорыйм. Бу күңелсез язгы чорны минималь югалтулар һәм булган проблемаларны максималь бетерү белән узарга кирәк", - дип билгеләп үтте ул.

Бүгенге көндә предприятие хезмәткәрләре тарафыннан Бигәш, Совет, Фәхретдин, Әминов, Галиев, Ленин, 8 Март, Сөләйманова, Гагарин, Белоглазов урамнары һәм Зарипов проспекты буенча чокырларны бетерү буенча эшләр башланды. Алар дәвам итәчәк.

Көн саен мастер урамнарны әйләнеп чыга һәм юллардагы чокырларны ачыклый, уңай һава шартлары башланганнан соң кайнар асфальт-бетон белән чокыр ремонты ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса