Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ел башыннан Әлмәттә 120 дән артык хуҗасыз эт тотылган

Йортсыз хайваннар проблемасы зур шәһәрләргә, шул исәптән Әлмәткә дә хас.

Бу проблеманы хәл итү өчен Әлмәт районы башкарма комитеты һәм подрядчы оешма арасында хуҗасыз хайваннар санын тоту, карау һәм җайга салу буенча хезмәт күрсәтүгә муниципаль контракт төзелде. Мондый эш 2020 елдан бирле алып барыла.

Заявкалар буенча этләрне тотып алалар, авыруларны һәм җәрәхәтләрне тикшерәләр, вакциналыйлар, стерилизациялиләр һәм приютка ике атналык карантинга урнаштыралар, шуннан соң аларны чиплаштыралар һәм табигый яшәү тирәлегенә җибәрәләр. 

Сукбай этләрне тоту вакытында йорт хайваннары да еш эләгә,  хуҗалары этләрен урамга чыгара. Аннары приютлардан хайваннарны эзләргә һәм хуҗаларына кире кайтарырга туры килә.

Әгәр дә сез тамгасыз хуҗасыз эт  күрсәгез, 8(8553)37-55-24 кайнар линия телефонына шалтыратыгыз, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса