Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Зәйтүнә Лотфулла кызы НӘГЫЙМОВА

Узган елның декабрендә ТР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре Зәйтүнә Лотфулла кызы Нәгыймова бакыйлыкка күчте.

Зәйтүнә Нәгыймова 1950 елның 11 мартында Төрекмәнстанда туа. Балачагы Азнакай районы Сәпәй авылында уза. 1968 елда Әлмәт музыка училищесын, 1973 елда Казан консерваториясен тәмамлый. Озак еллар Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә башта баян һәм дирижерлык дәресләре алып бара (1973-1988), аннан укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары (1983-1988) һәм ун ел директор булып эшли. Ул калабызның музыкаль белеме үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе. Һәр эшкә иҗади якын килә, бөтен күңелен, җанын биреп, җиренә җиткереп һәм зур төгәллек белән башкара иде. Аңа һәрчак зур оптимизм, аралашучанлык, ярдәмчеллек, игътибарлылык сыйфатлары хас иде. Үзенең югары һөнәри осталыгы белән һәм шәхес буларак ул шәһәр һәм район халкы арасында лаеклы хөрмәт казанды.

Зәйтүнә Лотфулла кызы Р. Нәгыймов исемендәге «Урсал тауда» яшь баянчылар һәм аккордеончылар фестиваль-конкурсын оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе булды. Композиторның җырлар җыентыгын бастыруга әзерләде һәм бас-тырып чыгарды, Әлмәт музыка көллияте тарихын язу өстендә эшләде.

Зәйтүнә Лотфулла кызы Нәгыймованың якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр.

Р.Е. Әфләтунова, Р.Н. Нәҗметдинова, Г.А. Пайдуллина, М.Г. Имашев, Г.В. Еремеева, Ф.М. Шәйхетдинова, Л.Р. Старшинина, М.Н. Туйкин, В.В. Еремеев, Н.Е. Прец, Г.М. Хәйруллина, Л.С. Мусин, Ф.Б. Исмәгыйлова, Р.Ш. Шаһиев, Валентина, Розалия, Инсаф,  Илфат Исламовлар, Л.К. Ризатдинов, А.Ю. Юнысов, Ф.Х. Хөснетдинова, Т.Т. Шәйдуллина, З.Г. Хәбипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса