Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Прокуратура Әлмәт пассажир йөртүчеләренә аларның балаларга мөнәсәбәте өчен кисәтү ясаган

Республика күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, прокурорлар җирле хакимият вәкилләре һәм автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.

Сөйләшүнең темасы булып балигъ булмаган гражданнарның хокукларын йөртүчеләр тарафыннан бозулар торды.

Күзәтчелек ведомствосы предприятиеләргә, юл йөрү өчен акчалары булмаса да, транспорттан 16 яшькә кадәрге балаларны төшереп калдырырга ярамавын искәртте. Компания җитәкчеләрен  моның өчен җаваплылык турында кисәттеләр.


Прокурорлар предприятиеләргә 42 кисәтү ясаган. Аерым алганда, кисәтүләрне Казан, Чаллы һәм Әлмәттән пассажир йөртүчеләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса