Әлмәттә 19 нчы игезәк сабыйлар тууы теркәлде
Аблаевлар гаиләсендә куанычлы вакыйга булды.
5 октябрьдә Әлмәттә ел башыннан 19 нчы игезәк балалар тууы теркәлде. Бу хакта ЗАГС хәбәр итә.
Аблаевлар гаиләсендә куанычлы вакыйга булды. 30 сентябрьдә аларның ике малайлары туды. Бу аларның гаиләсендә беренче балалар. Яңа туган сабыйларга әти-әниләре Кәрим һәм Камил исемнәре куштылар.
ЗАГС белгечләре аларны котладылар һәм балаларның беренче дәүләт документларын-туу турындагы таныклыкларны Татарстан Президенты исеменнән тапшырдылар.
Фото: ЗАГС.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа