Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә «Тормышка 10 мең адым» акциясендә 300 кеше катнашты

«Тормышка 10 мең адым» акциясе ел саен үткәрелә, быел ул бөтенроссия йөрү көненә туры килде.

Маршрут элеккечә, шәһәр стадионыннан Бигәш урамына кадәр, буалар каскадын урап, мәчет янындагы борылыш-маршрутның кече боҗрасы. Төп шартны үтәү өчен, катнашучыларга шәһәр күленә кадәр барып җитәргә кирәк. 

Шаһит Таиповка җитешеп булмый, чөнки ул йөгерүче. Өлкәнәйгәч, йөгерүне ул атлауга алыштырып, кулына скандинавия йөреше таяклары алган.  Элеккеге җиңел атлет көненә 5-10 чакрым яки 15 чакрымга кадәрараны уза.

"Мин монда беренче тапкыр. Мин үз методикам буенча көн саен шөгыльләнәм. Шул ук маршрут буенча да йөрим", - ди Шаһит Таипов.

 

Чарада 300 әлмәтле катнашты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса