Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә яңа транспорт маршрутын эшләтеп җибәрделәр

Транспорт 2 һәм 4 нче маршрутлар буенча йөриячәк.

Бүген 12 майда Әлмәттә 8 өр – яңа «Next-City» автобус маршрутлары эшли башлый. Хезмәт күрсәтү «Әлмәт транспорт идарәсе» көче белән башкарылачак.

"Без җәмәгать транспорты эше схемасын үзгәртәбез. Бездә автобус һәм троллейбус челтәрен бер үк вакытта гамәлгә ашырачак бердәм пассажир йөртүче булачак. Бу маршрутлар буенча өстәмә чикләүләр кертү зарурлыгы булмау сәбәпле, йөртү сыйфатына уңай йогынты ясаячак. Шулай ук бу яңалыкта уңай момент-бу аралаш күчереп утырту мөмкинлеге. Без алга таба яңа үтәли маршрутлар уйларбыз", – диде район башлыгы Тимур Нагуманов.

Яңа транспорт берәмлекләре Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән сатып алынды.

Бу хәрәкәттәге состав санын арттыруның беренче этабы. «Татнефть» компаниясе финанс ярдәме белән тагын 10 берәмлек техника сатып алыначак.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Косарев мөһим мәгълүматлар бирде: "Маршрутлар буенча транспорт чараларын җибәрү графигы көн саен 5:30дан 22:00 сәгатькә кадәр башкарылачак. 1, 3, 7А һәм 7Б номерлы троллейбус маршрутлары элеккеге режимда эшен дәвам итәчәк".

 Район башлыгы яңа газельда экскурсия үткәрде. Яңа уңайлы һәм түбән идәнле микроавтобус видеокүзәтү камералары, тахографлар, пассажирлар агымы счетчигы һәм транснавигация белән җиһазландырылган.

Пассажирларның сыйдырышлыгы 22 кеше тәшкил итә, аз хәрәкәтләнүче төркемнәр өчен урыннар каралган.

Инде бүген үк аларны «Акыллы транспорт» һәм "Яндекс" кушымталарында күрергә мөмкин булачак.

 

 

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса