Әлеге урын Д зонасында урнашкан.
Урам гаджетын "Татнефть" компаниясе урнаштырган. Акыллы багана компания оешмаларының берсендә экологик стеклопластиктан эшләнгән.
Күп функцияле багана һаваның чисталыгын тикшерү датчиклары, камералар, WiFi роутер белән җиһазландырылган. Анда куркынычсызлык төймәсе дә бар.
Багана төрле төсләргә керә ала. Кайбер көннәрдә ул Россия флагы төсләрендә, кайбер вакытта Татарстан флагы төсләрендә балкый.
Ул әлмәтлеләр арасында популярлаша, аның янында төшелгән фотолар әлмәтлеләрнең социаль челтәрләрендә еш күренә.
Фото: @almet_times