Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Яңа елдан - Яңача

2022 елда кайбер мөһим закон чыгару актлары үз көченә керә. Кайберләре гыйнвар аеннан ук гамәлдә булачак.

Үзгәрешләр бөтен кешеләргә, бигрәк тә балалары булган гаиләләргә, заемчыларга, спортчыларга, пенсионерларга һәм зоояклаучыларга кагыла. Түбәндә кайбер яңалыклар турында сөйлибез.

Балалар өчен түләүләр

Өч яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләү алучылар саны артачак. Әгәр гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктәге яшәү минимумыннан артып китмәсә, аңа матди ярдәм тиеш. Элегрәк бу күрсәткеч елның икенче кварталына алына иде, хәзер исә ул пособие алу өчен гариза бирү елына алына. Түләү суммасы да үзгәрәчәк - ул күбрәк булачак. Аның күләме ата-ана акча алу өчен мөрәҗәгать иткән ел өчен актуаль булган яшәү минимумына тиң булачак.

Хайваннар турында

1 гыйнвардан цирклар, зоопарклар, дельфинарий, океанариумнар һәм хайваннарны читлектә асраучы башка учреждениеләрнең эш кагыйдәләре үзгәрде. Лицензия алганнар гына эшчәнлекләрен дәвам итә алачак. Әлеге лицензия хайваннарның тиешле шартларда яшәвен раслаучы документ булып санала. Рөхсәтләре булмаган оешмаларга эшчәнлекләрен туктатып торырга туры киләчәк. Оешманың лицензиясе бармы-юкмы икәнлеген һәркем тикшерә ала: реестр Россельхознадзор сайтында урнаштырыла.

Ана капиталы арта бара

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин хәбәр иткәнчә, гыйнвардан ана капиталын индексацияләү турында РФ Президенты Владимир Путин имзалаган закон үз көченә керә. Февральдән үк дәүләт ярдәмен фаразланган инфляциядән чыгып түгел, ә чынбарлыкка карап җайга сала башлаячаклар. Аның күләме, узган ел өчен куллану бәяләре арту индексына нигезләнеп, ел саен яңадан каралачак. Билгеле булганча, ана капиталы программасы 2026 елның ахырына кадәр озайтылды. Якындагы елларда аның өчен 1,6 трлн сум акча бүлеп биреләчәк.

Кредитлар чикләнә

Ел башыннан Россия Үзәк банкы банклар һәм микрофинанс оешмалары тарафыннан кулланучылар кредитларын бирүне чикләү хокукы бирәчәк. Чаралар бары тик аерым кулланучылар кредитларына һәм заемнарына гына кагыла - аларның төрләрен һәм чикләүләр тәртибен РФ Үзәк Банкы Директорлар советы билгеләячәк. Банкларда һәм микрофинанс оешмаларында кредитларның билгеле бер өлешен әлеге бәяләмәләргә нигезләнеп бүлеп бирәчәк-ләр. Беренчеләрендә лимит заемчының бурыч йөкләнешенә бәйле булса, микрофинанс оешмаларында ул кулланучылар заемы категориясенә һәм аның суммасына бәйле булачак.

Спортчыларга ярдәм

Спортчылар физкультура-савыктыру хезмәтләре өчен түләүгә киткән чыгым-нарының бер өлешен кире кайтара алачаклар. Салым чигерүе 2022 ел башыннан тотылган чыгымнарга карата кулланыла. Шунысы да бар, салым түләүче үзенә генә түгел, ә балигъ булмаган балаларына, шул исәптән уллыкка, опекага алынган балаларына да тоткан акчаларын кире кайтарырга хокуклы. Гомумән алганда чыгымнар суммасы 120 мең сумнан артып китәргә тиеш түгел. Һәм бу физик затлар кеременә салым (НДФЛ) буенча башка социаль чигерүләр белән бергә санаганда шулай. Ә

спорт оешмасы һәм шулай ук хезмәтләр РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган тиешле реестрга кертелгән булырга тиеш.

Пенсия билгеләү

Иминият һәм социаль пенсияләр, шулай ук мәшгульлек службалары органнары тәкъдиме буенча пенсияләр гыйнвардан гариза бирмичә генә билгеләнә башлый. Социаль өстәмәләргә дә, әйтик, яшәү минимумына кадәр җиткерү өчен, гаризалар бирергә туры килмәячәк. Моннан тыш, яңалык нигезендә РФ Пенсия фонды 40 яшьтән алып хатын-кызларга һәм 45+ категориясенә кергән ир-атларга пенсияләренең ничек формалашуы турында хәбәр итә башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса