Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Гомер бәясе торган балык

Кышның тәүге ае ахырына якынлашып килә. Кары булмаса да, елгалар инде боз белән капланырга өлгерде. Әлбәттә, боз калынлыгы төрле урында төрлечә.

Кечкенә сулыкларда да, зур елгаларда да пингвиннар кебек тезелеп утырган балыкчыларны күрергә була.

Экстрим яратучы кышкы балык тотучыларны, әлбәттә, салкыннар да, бозның калынлыгы-юкалыгы да куркытмый. Халык «Көзге боз көзге калынлыгы булса да ышан, язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма» дисә дә, бүгенге үзгәреп торучы һава шартлары көзгесенә дә ышанычны калдырмады.

Райондагы балыкчылар да, үзебезнең сулыклар белән генә чикләнеп калмыйча, башка районнарга, Ык, Кама, Нократ, Минзәлә һәм башка елгаларга юл тоталар.

Кемдер ярдан ерак түгел генә балык тота. Әмма коткаручылар моны да куркыныч диләр. Боз төрле калынлыкта. Кайбер урыннарда ул 8 см булырга мөмкин, ә чишмә бәреп торган урында ул 3-5 сантиметр гына. Бу - балыкчылар өчен бик куркыныч. Калынлыгы 10-15 сантиметр булган боз гына куркынычсыз дип санала. Тик ул әле формалашып өлгермәгән, ди белгечләр.

Кышкы балык тотуны кар яву тагын да куркынычрак итә. Калын кар катламы астында бозның калынлыгы күренми. Шул рәвешле кар күмгән бәкегә төшү очраклары да бар.

Әйе, төшәләр һәм исән килеш чыкмыйлар. Күпләр хәтерлидер берничә ел элек балыкка барган җирләрендә оныгы һәм бертуган энесе белән бергә боз астына китүчене. Бу ачы хәсрәтне үз башыннан кичергән Венера Игътисамова менә нәрсә ди:

- Ул балыкчыларны сүз белән генә ышандырып булмый. Алар балыкка бирелгәннәр, шул бер типтагы кешеләр. Шуңа ябышып яталар. Балыкчыларны тел белән генә ышандырып, саклап калып булмый. Аларны Аллаһы Тәгалә сакласа гына. Шулай да уйларга кирәк. Безнекеләр сыман белмәгән җиргә барып кермәскә. Астан бит агымсу агып ятарга мөмкин. Кайбер завод-фабрикалардан кайнар су аккан урыннар да бар. Белгән урыннарга гына барсыннар иде. Без күргән ачы кайгыларны башкаларга күрергә язмасын.

Тик балыкчылар хәтта үз хаталарыннан да, башкалар фаҗигасеннән дә тиешле нәтиҗә ясарга ашыкмыйлар. Ә бит бер ялгыш адымың өчен гомерең белән түләргә мөмкин.

Сак булыгыз, балыкчылар! Өйдә бит сезне кадерлеләрегез көтә.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса