Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Балконың тәрәзәсез калмагае

Көн туса - яңалык, төн туса - яңалык.

Халык моңа күнегеп бетте кебек инде. Тик ил күләмендә кабул ителгән яңа кагыйдәләрнең һәм законнарның күпчелеге кешеләр арасында каршылыклы фикерләр уята.

Әле күптән түгел генә балкон һәм лоджияларга кагылышлы үзгәрешләр мәгълүм булды. Яңа кагыйдәләр буенча, киләсе елдан балконны пыяла белән тышлаган өчен штраф салулары ихтимал. Бу кагыйдәнең гамәлгә кертелүе торак бүлмәләрне яңача планлаштыруга каршы көрәшкә юнәлдерелгән.

Торактан файдалануның яңа кагыйдәләре буенча (ул 2022 елның 1 мартыннан үз көченә керә), торак биналары милекчеләренә пыяла куйган очракта балконны баштагы халәтенә китерергә кушачаклар.

«Ничек инде, мин хәзер үземнең фатирдагы балконны теләгәнчә тышлап та куя ал-мыйммыни?» диючеләргә җавап бер генә - балконыңны яки лоджияңны пыяла белән тышлар алдыннан шул үзең яшәгән торак пунктның хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Төгәлрәк аңлатып әйткәндә, бу болай була: әгәр йортның планы буенча балконга пыяла куелмаган икән, бу очракта киләсе елдан җирле хакимияттән яңадан җиһазландыру өчен рөхсәт алырга туры киләчәк. Ә анда сиңа ризалык бирәләрме әле, әллә юкмы - билгесез. Күпләргә пыяласыз балконлы йортта яшәргә дә туры килмәгәе.

Тик шул ук вакытта әлеге кагыйдәләр гамәлгә кергәнче балконга тәрәзә куйган торак милек-челәре һәм арендачыларына бу кагылмый. Биредә 2022 елның мартыннан соң «тышланган» балконнар хакында сүз бара. Шуңа күрә дә балкон яки лоджияда эш башлагансың икән - тизрәк быел яки 2022 елның мартына кадәр тәмамлап калырга тырыш. Бу уңайдан без әлмәтлеләр арасында сораштыру да уздырып алган идек.

 

Марат Мотыйгуллин, 46 яшь, эшмәкәр:

«Беренче карашка, бу кагыйдәләр тагын халыкны кәгазь волокитасына этәрә кебек. Ә менә архитектура ягыннан караганда, бу бик дөрес эшләнгән адым. Кешеләр хәзер нинди генә балконнар ясамый бит. Бер йортта җитмеш төрле балкон. Шәһәребезне бу бер дә бизәми. Җылытылып, өстәмә бүлмә итеп ясалган лоджиялар да шактый. Күптән контроль кирәк иде инде бу өлкәдә».

Фәйрүзә Хисамиева, 68 яшь, пенсионер:

«Аллага шөкер, балконымны балалар пыяла белән тышлап бирделәр. Кояшлы як булганга, караңгы пыялалар белән ясаттым. Телевизорны карап, яңалыклар белән танышып барам. Киләсе елдан яңа үзгәрешләр керәсен ишетү белән, күршем Гөлсемгә әйттем. Аның балконы пыяласыз. Эшләтеп кал, дидем. Законнар гел үзгәреп тора. Киләсе елда нәрсә буласын Ходай үзе генә белә».

Мансур Хисмәтуллин, 56 яшь, шофер:

«Һаман шул халыктан штраф җыю инде бу. Белгәнемчә, әлегә бу яңа кагыйдәләрне бозган өчен штраф күләме киләсе елдан гына билгеле булачак. Килешәм, файдалы закон-кагыйдәләр дә шактый. Бәлки бу яңа кагыйдә дә янгын куркынычсызлыгын уйлап эш итүдәндер. Алай дисәң, биредә пластик яки тимердән ясалган балконнар турында сүз барыр иде. Аңлашылып бетми. Минемчә, бу кагыйдәләр гамәлгә керсә дә, кермәсә дә, халык ничек тели, шулай ясаячак балконын».

 

 

РЕЗЕДА ИСМӘГЫЙЛЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса