Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез»

3 декабрьдә Россиядә 2014 елдан башлап Билгесез солдат көне билгеләп үтелә.

Бу көнне яу кырларында башларын салып, билгесез калган сугышчыларны искә алалар.


Әлеге дата очраклы гына сайланмаган: 1966 елның 3 декабрендә билгесез солдат Мәскәү янындагы Ленинград шоссесының 41 нче чакрымындагы туганнар каберлегеннән Александр бакчасына күчереп җирләнә. 1967 елда шунда ук Мәңгелек ут кабызыла һәм «Билгесез солдат кабере» мемориаль комплексы ачыла.


Билгесез солдат көнендә төрле истәлекле чаралар үткәрелә. Туганнар каберлекләренә һәм һәлак булган сугышчылар мемориалларына чәчәкләр салу тантаналары уза, уку йортларында батырлык дәресләре үткәрелә.
Иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышы кырларында билгесез югалганнар саны меңләгән. Әлмәт муниципаль районы да батыр улларын югалта. Сугышка киткән 18500 гә якын кешедән сигез мең биш йөз сугышчыга әйләнеп кайту насыйп булмый. Ә күпмеләре әле хәзер дә хәбәрсез югалганнар исемлегендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса