Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Товарны - сезонына карап

Һәрберебез дә белә - сезон башланыр алдыннан һәм аннан соң сезонлы товарларны ташламалар белән сатып алу күпкә отышлырак.

Аларны сатып алганда кулланучы нәрсәләрне белергә тиеш соң? Моның өчен бер әлмәтле тормышында булган хәлне мисал итеп китерергә мөмкин. Сентябрь аенда Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органына шәһәрнең сәүдә үзәгендә кар чистарту ма-шинасы сатып алучы мөрәҗәгать итә. Әлмәтле көзен техниканы кар яумаган килеш сыный алмаган була. Ниһаять, беренче кар төшә һәм техника эшкә җигелә, әмма сынау уза алмый, чөнки аның төзексез булуы  ачыклана.


Кулланучы сатучыга товарны яңасына алыштыру таләбе белән мөрәҗәгать итә. Әмма сатучы кар чистарту машинасын кире кабул итүдән баш тарта, товарның техник яктан катлаулы, ә сатып алганнан соң инде ике атнадан артык вакыт узганлыгын дәлил итеп китерә. Сатып алучының «Сезон башланмаган килеш мин товарны ничек сыный ала идем соң?» диюен ул тыңларга да теләми. Һәм бик нык ялгыша. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы 2300-I санлы Федераль законның 19 нчы маддәсе 2 нче өлеше нигезендә сезонлы товарлар (аяк киеме, кием-салым һ.б.) өчен гарантия сроклары тиешле сезон җиткәннән башлап исәпләнә, аның җитү вакыты кулланучыларның урнашу урынындагы климат шартларыннан чыгып, Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан билгеләнә бит. Шул рәвешле көз көне кышкы кием, кышкы аяк киеме, кышкы баш киемнәре сатып алсаң, гарантия срогы көз көне түгел, ә сезон - кыш башланганнан алып исәпләнә башлый. Татарстанда ел фасыллары билгеләнгән түбәндәге чорлар күрсәтелгән: кыш 16 ноябрьдән 15 мартка кадәр, яз 16 марттан 15 майга кадәр, җәй 16 майдан 31 августка кадәр, көз 1 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр.


Моны алдан белеп тору зарур. Шулай итеп кар чистарту машинасы сезонлы товарлар исемлегенә керә, шуңа күрә дә сатучының техниканы киредән кабул итмәве хокуксыз. Бу очракта сатучы (җи-тештерүче), вәкаләтле оешма яки вәкаләтле шәхси эшмәкәр, импортер кулланучыдан сыйфатсыз товарны кире кабул итәргә һәм кирәк булган очракта товарның сыйфатын тик-шерергә тиеш.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса