Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

22 ноябрьдән Татарстанда, шул исәптән Әлмәттә дә җәмәгать транспортына QR-код белән генә кертә башладылар

Әлбәттә, бу өстәмә таләп беренче көннәрдә пассажирлар һәм кондукторлар тарафыннан катлаулы процедура буларак кабул ителде.

Массакүләм мәгълүмат чаралары моңа бәйле рәвештә килеп чыккан ыгы-зыгыларны даими яктыртып барды. Шуны ассызыклап узарга кирәк, барлык инцидентларны да хәзерге вакытта республика штабы карый. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан тикшерү бара, эшләр хокук органнары карамагына тапшырыла. Бу уңайдан республикада 8(843) 291-90-13 телефоны буенча кайнар линия дә эшли башлады.

Министрлык шулай ук QR-кодларны тикшерә башлау белән транспортта йөрүчеләрнең саны утыз процентка кимегәнлеген дә хәбәр итте. Кайберәүләр җәмәгать транспортыннан баш тартып, таксида яисә шәхси машиналарында йөри башлаган. Бу Әлмәттә дә яхшы сизелә. Транспортта халык элеккегечә күп түгел, ә менә иртәнге якта һәм кичке бишләр тирәсендә бина тирәләрендә машиналар күбәйде.

Автобус һәм троллейбуслардагы кондукторлар пассажирлардан керә-керешкә «QR-кодыгыз бармы?» дип сорыйлар. Мин шәхсән үзем әле «юк» дигән җавап ишетмәдем. Ә менә салоннарда чыннан да ыгы-зыгы юк. Өстәвенә транспортта бу атнада әби-бабайлар бик сирәк очравын күзәтергә туры килде. Аларның күбесе ташламалы карталардан куллана бит. Ташламалы транспорт карталарының гамәлдә булуы 60 яшьтән өлкәнрәк, прививка ясатмаган һәм вакцинациядән медотвод турында белешмә алмаган пассажирлар өчен туктатылуы да мәгълүм. Тик монда кайгырырга кирәкми: 10 ноябрьдән 9 декабрьгә кадәрге чор өчен картага салынган акчалар баланста калачак. Автоматлаштырылган юл йөрү өчен түләү системасы операторының мәгълүматлар базасында кешенең вакцинация ясатуы яки медотвод алуы турында мәгълүмат пәйда булуга, карта бер тәүлек вакыт эчендә яңадан торгызыла.

Шулай да үзеннән-үзе уй туа - пассажир ташучыларга зыян килмәсме? Алар бит болай да гел зарланалар иде. «Юк, булмаска тиеш. Килгән зыян кире кайтарылачак, бу турыда Татарстан Президенты белән килешү бар», дип бәян итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

Министрлык хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә җәмәгать транспортында QR-кодның өч төре гамәлдә. Беренчесе вакцина-лаштыруның тулы курсын расласа, икенчесе COVID-19 белән авырып алучыларныкы. Өченчесе - медотвод коды.

Чыннан да, халык арасында аңлашылмаучанлык тудырган һәм беренче карашка артык чара булып күренгән яңа кагыйдәләр кырыс тоелса да, ныклабрак уйласаң, аның кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртып эшләнгәнлеген аңларга була. Таләпләрнең катгыйлыгын аңлаган кеше вакцина ясатуның бердәнбер саклану чарасы икәненә төшенми калмас. Шунысы да бар - пандемия чорында вакциналаштыру узмаган гражданнарга карата чикләүләр безнең илдә генә түгел, бар дөньяда гамәлгә кертелә.

Мисал өчен, Америкада вакцина ясату мәҗбүри, ә менә Канадада санитар пас-порт сорыйлар. Кытай беренче карашка таҗлы вирусны җиңгән иде кебек. Тик берничә провинциядә авыру очраклары күзәтелгән. Күп түгел, ләкин шуңа да карамастан әлеге ил бүгенге көндә үз чикләрен ябып, кереп-чыгучыларга катгый контроль алып бара. Европада да ковидка каршы таләпләр катгыйлана бара. Мисал өчен, Бельгиядә күп кенә биналарга QR-кодсыз кереп булмый, ә Нидерландта азык-төлек кибетләрен кичке сигездә үк ябып куялар икән. Австриядә, Франциядә дә таләпләр җитди. Италиядә дә QR-кодлар гамәлгә кертелгән. Германиядә вакциналаштырылмаган кешеләргә авырган вакыт өчен түләмәскә дигән тәкъдимнәр белән дә чыкканнар хәтта.

Җәмәгать транспортында QR-кодсыз эләккән пассажирларга 1 меңнән алып 30 мең сумга кадәр штраф яный. Өстәвенә, пассажир да, кондуктор да, предприятие үзе дә җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Менә шулай - халыктан бүген бик зур түземлелек һәм сабырлык сорала. Калганын вакыт үзе күрсәтер.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса