Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Тимур Нагуманов Василий Самойловның үлеме турында: "Эш урынында булганда аңын югалтты"

Әлмәт районы ветераннар Советы рәисенә 70 яшь иде.

23 ноябрьдә Әлмәтнең ветераннар советы рәисе Василий Иванович Самойлов вафат булды. Район башлыгы Тимур Нагуманов инстаграмда турыдан-туры эфирда  кайгы уртаклашты.

"Аның гаиләсе бик яхшы. Ул Әлмәтнең чын патриоты иде. Аның  мәдәният, бюджет өлкәсе белән бәйле танышлары күп иде. Василий Иванович чын-чынлап шундый көчле кеше, көчле җитәкче булды", - дип билгеләп үтте Нагуманов.

"Бу кешенең булмавына ышануы кыен. Безнең барыбыз өчен дә бу шок. Өстәвенә, бу кеше, чыннан да, бөтен җирдә дә нәтиҗәләргә ирешә алды. Соңгысына кадәр дә ул безнең белән янәшә иде, ярдәм итте. Әлмәт районы үссен, чәчәк атсын өчен барысын да эшләде. Өлкән буын, ветераннар өчен бик нык борчылды", - дип искә төшерде Әлмәт районы башлыгы.

Василий Ивановичка 70 яшь иде.

"Кинәт вафат булды. Эш урынында  аңсыз егылды. Иң ахырга кадәр,  яшенә карамастан, эшләде. Без аның белән әле шушы көннәрдә генә күрештек. Бик яхшы аралаштык. Ул чираттагы диплом алып кайтты. Аның җитәкчелегендә Ветераннар советы соңгы вакытта Татарстанда гына түгел, Россиядә дә лидер булды", - дип ассызыклады район башлыгы.

Үлемнең төгәл сәбәбе билгеле түгел. Тулырак мәгълүмат 24 ноябрьдә билгеле булачак.

«Бер нәрсәне төгәл әйтә алам, ул безгә җитмәячәк. Шәхсән мин аның белән озак түгел, нибары биш ел гына таныш, әмма ул минем өчен өлкән иптәш иде, аерылышуы бик авыр», – диде Тимур Нагуманов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса