Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә 22 ноябрьдән җәмәгать транспортында QR-кодларны тикшерә башладылар

Прививка турында сертификатлары булганнар аерым кыенлыклар күрмәделәр.

Кичәге көннән җәмәгать транспортында йөрү өчен QR-код яки медотвод күрсәтергә кирәк булган чикләү үз көченә керде. Күпләр такси белән файдаланды һәм бәяләр артуын билгеләп үтте.

Эпидемиологик вәзгыять мактанырлык түгел һәм, нәтиҗәдә, яңа чикләүләр дә кертелде. 22 ноябрьдән башлап, күпләр җәмәгать транспортында йөри алмаячак.


Карар нигезендә, билет сатканчы кондуктор QR-кодны тикшерергә тиеш. Булмаган очракта транспорттан төшәргә туры киләчәк.

«Безне бүген төшереп калдырдылар. Без прививка ясаттык,әмма  QR-код килмәде әле. Менә ничек булырга? Балага QR-код кирәкми, менә мин баланы троллейбуска утыртып: «Баланы алып китегез, мин үзем җәяү барачакмын», – дип әйтергәме диде пассажир.

Республика буенча 2 миллионлап кеше вакциналаштырылган.

Республикада транспортта Qr-кодны Сканерлау функциясе булган 2582 смартфон сатып алынган. Күп кенә әлмәтлеләр кондукторларга һәм машина йөртүчеләргә аңлап карады. Чөнки нәкъ менә аларга код булу-булмауны тикшерергә  туры киләчәк.

«Контролерлар тикшерә. Әмма мин сизәм, аларга эшләү бик авыр. Күпләр бәхәсләшә, нидер исбатлый», – дип үз хисен белдерде бер әлмәтле.

Транспорт Министрлыгында да моны хупладылар, тынычлыкны сакларга һәм хезмәткәрләр белән конфликтка кермәскә өндәделәр.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса