Реклама
Тормыш - яшәеш
Әлмәттә 2021 елның 1900 нче сабые туган
Низаметдиновларның кызлары туган.
16 ноябрь көнне Әлмәт ЗАГСы белгечләре бу елда 1900 нче бала тууын теркәде.
Бу шатлыклы вакыйга Низаметдиновлар гаиләсендә булган. Әти-әнисе сабыйларына Эмилия исемен кушканнар.
ЗАГС белгечләре әти-әниләрне котладылар һәм сабыйның беренче дәүләт документын – туу турында таныклык тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа