Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт районында кибетләрдә алкогольле продукцияне законсыз сату фактына чик куелды

Федераль закон нигезендә каты алкогольне юридик затлар гына сата ала.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә Габдрахман авылындагы берьюлы ике кибеттә алкогольле продукцияне законсыз сату фактына чик куйды. Шәхси эшмәкәрләр закон буенча алкогольле продукциядән бары тик сыра, сыра эчемлекләрен генә сата ала. Ә закон нигезендә, каты алкогольне юридик затлар гына сата ала. Кагыйдә бозучыларга зур штраф һәм конфискация яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса