Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт районы башлыгы үзенең китүе турындагы мәгълүматны кире какты

Кайбер мәгълүмат чаралары Тимур Нагумановны ТР икътисад министры итеп билгеләргә ниятләүләре турында хәбәр иткән иде.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов үзенең ТР Икътисад министрлыгы җитәкчесе вазифасына билгеләнүе турындагы имеш-мимешләрне кире какты. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында ул Әлмәттә эшләвен дәвам итәргә теләвен әйтте.

"Имеш-мимешләрне шәрехләү кыен. Бу хәтта имеш-мимеш тә түгел, ә бәлки фантазия. Гадәти тормыш вакыйгаларында яшерен мәгънәкүрәләр. Тормыш шулай кызыграк тоела. Чынлыкта бу мәсьәләләр турында фикер алышулар булмады, миңа бернинди дә тәкъдимнәр килмәде", - дип билгеләп үтте Нагуманов.


Әлмәт районы башлыгы шәһәрне үстерү планнары турында сөйләде. Әйтик, быел Әлмәттә яңа балалар бакчасы барлыкка киләчәк, анда 140 бала йөри алачак, киләсе елда 1224 укучы өчен полилингваль мәктәп ачылачак. Моннан тыш, янәшәдәге "Кванториум" бинасын реконструкцияләү бара. Шулай ук планнарда-шәһәрне төзекләндерү, юл челтәрен һәм торак төзелешен үстерү. Барысына да «Татнефть» ярдәм күрсәтә.

"Шәһәргә заманча, сыйфатлырак торак төзелеше белән шөгыльләнәчәк яңа белгечләрне җәлеп итәргә телибез. Төзүчеләр белән эш бөтенләй башка принцип буенча алып барыла: алардан уңайлы мохит формалаштыруны һәм барлык заманча нормалар, таләпләрнең үтәлешен таләп итәбез. Җәмәгать транспортын үстерү мөһим, цифрлаштыру булачак. Барлыкка килгән бурычларга оператив һәм нәтиҗәле җавап бирү өчен, шәһәр идарәсен цифрлаштыруга керешәчәкбез", - ди Әлмәт районы башлыгы.

 

 

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса