Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләргә яңа фатир ачкылары тапшырдылар

Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршындагы Дәүләт Торак Фонды хисабына төзелгән күп фатирлы йортның тантаналы рәвештә ачылуы булды.

Анда социаль ипотека программасында катнашучылар – бюджет өлкәсе, «Татнефть» компанияләр төркеме хезмәткәрләре, шулай ук ятим балалар яңа торак алды.


15 катлы йортта барлыгы 120 фатир урнашкан. Аларның гомуми мәйданы 6,1 мең квадрат метрны тәшкил итә. Кергәндә ике төрле тамбурлар һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен пандуслар каралган. Якын-тирәдә төзекләндерелгән ишегалды, кече архитектура формалары, балалар һәм спорт мәйданчыклары урнашкан, тротуарлар һәм җәяүлеләр юллары белән җиһазландырылган.


Яңа фатирларга күченүчеләр ремонт ясалган фатирларга ачкычлар алдылар, сантехника, электр плитәләре һәм янгын сигнализациясе датчиклары урнаштырылган. Шулай ук анда энергоресурсларны исәпкә алу һәм мониторинглау автоматлаштырылган системасы да каралган.


Торак тапшыру тантанасында Дәүләт торак фонды вәкилләре чыгыш ясады, алар яңа йортта яшәүчеләрне котладылар һәм Әлмәт социаль ипотека программасы кысаларында киләчәктә дә торак белән тәэмин ителәчәк, дип хәбәр иттеләр. Хәзер 700 фатирга исәпләнгән дүрт йорт төзелә, ә проектта өч йорт бар.


Әлмәттә яшәүче Марсель Юнысов, яңа фатирны карарга өлгергән инде, алты ел гаиләсе белән арендага алган торактан кайчан күчә алачагын көткәнен сөйләде:
- Мин, ниһаять,  үз фатирыма бик шат. Безгә аның кайда булачагын сайлау мөмкинлеге бирелде һәм без икенче катта иң оптималь һәм уңайлы вариант таптык. Хәзер безнең үз почмагыбыз бар.  Фатирыбызда инде яхшы ремонт та ясалган. 


Камилә Носова фатирны бөтенләй бушлай алган, чөнки ул ятим. Ул шулай ук яңа торакка шат һәм хис-кичерешләрен яшермәде:
- Без бөтен гаиләбезгә оя корырга мөмкинлек биргәннәре өчен бик рәхмәтле. Минем күптән түгел улым туды һәм аның үз фатирыбызда үсәчәге бик шәп, аны без үзебез төзекләндерәчәкбез һәм уңайлы итәчәкбез.


Камилә Носованың яңа күршесе Максим Сафеев  өч ел социаль ипотека буенча фатир көткән.  Ул шулай ук Татарстан республикасы һәм туган шәһәр җитәкчелегенә тораклы иткән өчен рәхмәт белдерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса