Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Коткаручылар Әлмәттә коену өчен тыелган урыннарны йөреп чыктылар

Белгечләр көн саен шәһәр күлендә, сусаклагычта һәм буаларда рейдлар үткәрәләр.

Татарстанда быел суда 39 кеше үлгән инде. Бу хакта республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсендә хәбәр итәләр. Һәлак булганнарның 72 проценты җиһазландырылмаган урыннарда коенган. Шуңа да карамастан, күп кенә әлмәтлеләр бу тыелган урыннарда коенуларын дәвам итә. Коткаручылар сулыкларны  тикшерергә чыккан. Әлегә рейдлар профилактик һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының белешмәлекләре белән чикләнә.

Ял итүчеләр шәһәр күленең яшел зонасы ягыннан коену тыелуын белә, әмма барыбер анда коеналар. Эссе көндә мондый тәртип бозучылар күп түгел, әмма алар бар. 

Эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре биредә коену куркыныч булырга мөмкин икәнлеген барысына да сабыр итеп аңлаталар. 

Коткаручылар өчен мондый рейдлар-гадәти эш. Аларны көн саен үткәрәләр. Шәһәр күлен, сусаклагычын һәм шарлавыклы буаларны йөреп чыгалар.

Буалар каскадындагы күпер балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яраткан урынга әйләнде. Суга алар аннан ук сикерәләр. Бу юлы да коткаручылар балигъ булмаган суга сикерүчеләрне ачыклаган. Дөрес, белешмәлекне тапшырырга өлгермәделәр, йөзүчеләр йөгереп качканнар.

Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре гади һәм һәркемгә таныш. Аларның беренчесе – моның өчен махсус җиһазландырылган урыннарда һәм өлкәннәр күзәтүе астында коенырга кирәклеге турында. Тик чынлыкта аны үтәү балаларга да, өлкәннәргә дә авыр икән.

Якын арада рейдларга полиция хезмәткәрләре дә кушылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса