Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Тоткарлыклар булырга охшамаган

Көз аена да аяк бастык. Яңгырлы, салкын көннәрдә фатирлар да тиз суына. Мондый көннәрдә ирексездән җылыту сезоны вакытында башланыр микән дип уйлап куясың.

Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаментыннан алган мәгълүматларга караганда, коммуналь предприятиеләр бу чорга әзерлекле аяк басарга җыена. Мәгълүм булганча, Әлмәттә торак фондны алда торган җылыту сезонына әзерләү эше 5 майда ук башланды. Бездә шәһәрне җылылык белән "АПТС" ААҖ, ә районны "Светсервис" МУП тәэмин итә. Әлмәт җылылык челтәрләре җәмгыяте тарафыннан 8,157 миллион сум акча үзләштерелгән. "Татнефть" ААҖ котельныйларны әзерләүдә 54,2 миллион сумлык ярдәм күрсәткән. Быел 900 метр озынлыктагы (ике торбадан исәпләгәндә) җылылык челтәрләрен ремонтлау һәм алыштыру планлаштырылган булган. Хәзергә бу эшнең яртысы башкарылган. Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Е.Н.Ермолаев эшне 20 сентябрьгә кадәр тәмамлау күздә тотылуын әйтте. 1 нче бистәне җылылык белән тәэмин итүнең ябык системасына күчерү дә ахырына якынлашып килә. Быелгы җылыту сезонында ябык система белән микрорайонның 80 торак йорты һәм 36 социаль объекты тәэмин ителәчәк. Шәһәрне җылыту сезонына әзерләүгә нефтьчеләрнең 4,5 километр озынлыктагы җылылык челтәрен (бер торбадан исәпләгәндә) реконструкцияләүгә 37 миллион сум өстәмә акча бүлеп бир-гәнен дә искәртеп узарга кирәктер.
"Светсервис" МУП котельныйларның җылылык-энергетика, насос җиһазларын һәм бик арматурасын ремонтлау һәм аларга ревизия уздыру буенча эшләрне 90 процентка башкарды. Чел-тәрләрнең әзерлеге 100 процент тәшкил итә. Ремонт фондына планлаштырылган 200 мең сумның 181 меңе үзләштерелгән инде. Салкын су белән тәэмин итү челтәрләренең торышы да кышкы чорда зур әһәмияткә ия. "Әлмәт-Водоканал" ААҖ ремонт фондына 5648 мең сум тотуны планлаштырган булган, ә барлыгы 6631,8 мең сум акча үзләштергән.
Әлмәт электр челтәрләре дә трансформатор подстанцияләрен салкыннарга әзерләү буенча планлы эш алып бара. Бүгенгә әзерлек 47, кабель һәм һава электр линияләренә уздырылган ремонт 72 процент тәшкил итә.
И.Апачаева әзерләде.

Фото: http://www.media.nakanune.ru/images/pictures/image_big_31689.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250