Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Сүлпән эшкә бәя – тәнкыйть

Әлмәт муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов Больничная урамы 6 нчы йортны карап кайтты. Баруының максаты - андагы подъезд баскычында башланган ремонт эшләре барышы белән танышу. Әлеге эшкә алынган "Альянс+" ҖЧҖ нең сүлпән эшенә күрсәтеп, ул җәмгыять җитәкчесе Дмитрий Субботинга күрсәтмәләр бирде.


Җәй башында узган рейдларның берсендә район башлыгы Больничная урамындагы 3 йортның җимерек баскычларын күреп, шулай ук ишегалды юллары торышына да канәгатьсезлек белдергән иде. Йортта яшәүчеләрнең дә ярдәм турындагы гозере башлык сабырлыгы төкәнүгә соңгы тамчы булды. Шул ук мәлдә Мәҗит Салихов ишегалдын муниципалитет хисабына төзекләндерергә карар итте. Култыксалы баскычны төзәтүне "Альянс" ҖЧҖ нә йөкләде.
Озак та үтми әлеге ишегалдына автомобиль юллары шәһәр идарәсе асфальт түшәде. Җирлек башлыгының кисәтүләре нәтиҗәсе буларак торак-эксплуатация идарәсе дә бер баскычны яңартты. Тагын ике болдырны төзекләндерәсе калды.
Эштәге сүлпәнлекне ЖЭУ акча булмау белән аңлата. Алар сүзләренчә, бу йортта яшәүчеләрнең торак-коммуналь түләүләр буенча бурычы зур. Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты мәгълүматларынча, йорттагы бер фатирның гына да бурычы 160 мең сумга җыелган.
Л. Сибгатуллина
Л.Сәхапова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250