Әлмәтлеләр ни өчен борчуда?
Әлмәт халкы фатирлардагы күселәрдән зарлана.
Төзүчеләр проспекты 11а йортында яшәүчеләр подвалда күселәр үрчегән дип "Халык контроле"нә хат җибәргән.
Алар көннән-көн күбрәк борчу сала икән. Хәтта 7 катка да үрмәләп менә башлаганнар. Төннәрен йокларга бирмиләр икән. Бу хәлне йортта яшәүчеләр ничек хәл итәргә белми аптырап беткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа