Әлмәт сәүдә үзәгендә янгын сүндерү сигнализациясе яңгырый
Җәмгыять

Әлмәт сәүдә үзәгендә янгын сүндерү сигнализациясе яңгырый

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында ни өчен Әлмәт сәүдә үзәгендә янгын сүндерү сигнализациясе эшләвен аңлаттылар.

Социаль челтәрләрдә Әлмәттәге сәүдә үзәгенә килүчеләрнең бинадан чыгып китүләре турында мәгълүмат пәйда булды. Шаһитлар анда янгын чыгуы мөмкин дип фаразладылар.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы язганча, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә сигнализациянең ялган эшләвен хәбәр иттеләр.

  • Шул ук вакытта сәүдә үзәге администрациясе рәсми эвакуация үткәрмәгән — кешеләр мөстәкыйль рәвештә чыккан.