Әлмәт ЗАГСында Евгений һәм Надежда Катковлар никахларының 25 еллыгын – көмеш туйларын тантаналы рәвештә билгеләп үтте. Матур бәйрәмдә аларның төп байлыгы һәм горурлыгы булган биш баласы да катнашты.
Евгений белән Надежданың мәхәббәт тарихы 1995 елда башлана. 2001 елда алар рәсми рәвештә гаилә кора. Шул вакыттан бирле пар бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яши.
Гаилә башлыгы Евгений Николаевич 25 елдан артык «Татнефть» компаниясендә намуслы хезмәт куя. Надежда Рашадовна исә биш бала тәрбияләп үстерүгә зур өлеш кертә һәм «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләнә.
Катковларның биш баласы – аларның зур горурлыгы. Өлкән кызлары Лиана, Элина, игезәкләр Александра белән Дарья һәм кече уллары Даниил үзләренең укуларындагы һәм тормыштагы уңышлары белән ата-аналарын сөендерә.
Әлмәт ЗАГСы коллективы юбилярларны матур юбилейлары белән котлап, аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге һәм бәхет теләде. Катковлар гаиләсе – мәхәббәтнең, тугрылыкның һәм үзара аңлашуның чын үрнәге!