6 ноябрьдә Әлмәт поликлиникаларында бердәм диспансеризация көне узачак
Сәламәтлек

6 ноябрьдә Әлмәт поликлиникаларында бердәм диспансеризация көне узачак

Әлмәттә 6 ноябрьдә бердәм диспансеризация көне уза. Бу хакта үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Җомга көнне 1, 2 һәм 3 нче поликлиникалар теләүчеләрне 8:00 - 13:00 сәгатьтә кабул итәчәк.

  • Тикшерүнең максаты-хроник йогышлы булмаган авыруларны, шул исәптән йөрәк белән проблемаларны, эндокрин һәм онкологик патологияләрне вакытында ачыклау. Программага шулай ук флюорография һәм маммография керә.

Диспансеризацияне шәһәр медицина учреждениеләренә беркетелгән 18 яшьтән өлкәнрәкләр уза ала. Үзең белән паспорт һәм ОМС полисы алырга кирәк.