Әлмәт районы «Россиядә эш» үзәге социаль куркыныч хәлдәге үсмерләр өчен VR-форматта профориентация чарасы уздырды.
VR-күзлекләр ярдәмендә балалар төзүче, лаборант һәм машинист һөнәрләрен «эчтән» күрде. Бу аларга үз мөмкинлекләрен аңларга һәм киләчәк һөнәрен аңлы сайларга ярдәм итәчәк.
- Чарада 5 үсмер катнашты. Эмоцияләргә караганда, бу аларның яңа һөнәренә таба беренче адымы булды!