18 яшь әлмәтле паспортка ия булды.
Әлмәт муниципаль районы ЗАГС идарәсендә "Без — Россия гражданнары!" бөтенроссия программасы кысаларында паспортлар тапшыру тантанасы булды. Төп документны 18 яшүсмер алды.
Балаларны мөһим вакыйга белән котладылар: • Артем Ванюков, Әлмәт муниципаль районы шәһәр Советы депутаты, сугышчан хәрәкәтләр ветераны һәм махсус хәрби операциядә катнашучы; • Алексей Нестеров, Әлмәт муниципаль районы шәһәр Советы депутаты, сугышчан хәрәкәтләр ветераны һәм махсус хәрби операциядә катнашучы; * Беренчеләр хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Зөһрә Кормакаева; • Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Илсөя Зөбәерова.
- Паспортлар белән бергә яшүсмерләр беренчеләрнең хәрәкәт билгеләрен һәм яңа документ өчен тышлыклар алдылар.