Ике көн дәвамында көчле командалар ачыкланды, ә иң яхшы уенчылар махсус бүләкләргә лаек булды.
5-6 ноябрь көннәрендә Актанышта 2013-2014 елгы яшүсмерләр арасында ачык "Актаныш Open" беренчелеге узды. Ярышларда Әлмәт һәм Актаныш командалары катнашты. Ике көн дәвамында көчле командалар ачыкланды, ә иң яхшы уенчылар махсус бүләкләргә лаек булды.
Ярышларда 3 команда катнашты, алар ике түгәрәк система буенча уйнады. Әлмәт шәһәреннән "Девон" спорт мәктәбенең "Мирас" спорт комплексында шөгыльләнүче укучылары чыгыш ясады (ике команда: 2013 һәм 2014 елгылар). Шулай ук ярышларда Актанышның "Батыр" урта мәктәбе командасы катнашты.
Төп уеннардан тыш, катнашучылар өчен тагын ике шәхси конкурс уздырылды. "Снайперлар" конкурсында "Девон" (2013) командасыннан Эмиль Харисов җиңүче булды. Штраф сызыгыннан ыргытулар бәйгесендә "Девон" (2014) командасыннан Амаль Мирсаяпов иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.
- 🏆 Иң яхшы уенчы — Илназ Сафин ("Девон" 2013). 🏆 "Актаныш Open" турнирының иң кыйммәтле уенчысы (MVP) — Артем Нәбиуллин ("Девон" 2013).