Әлмәтлеләр Калугада җиңү яулады.
Әлмәт хоккейчылары Калугада җиңү яулады
7 ноябрьдә Әлмәтнең «Нефтяник» хоккей командасы кунаклар сериясен Калугада уңышлы тәмамлады. Киеренке уенда алар ХК «Калуга»ны 4:3 исәбе белән җиңде.
Уен башында әлмәтлеләр ышанычлы уен күрсәтеп, 3:0 исәбе белән алга чыкты (голларны М. Говорков, Р. Замалтдинов һәм С. Ионов кертте). Ләкин «Нефтяник» уенчыларының күп санлы штрафларыннан файдаланып, Калуга командасы исәпне тигезләде – 3:3. Өченче периодта кунаклар күплек составында уңышлы уйнады, һәм Максим Марушев керткән гол җиңүне якынлаштырды.
Бу уен һөҗүмче Вадим Хлопотов өчен истәлекле вакыйга булды – ул ВХЛ чемпионатында үзенең 600 нче уенын үткәрде.
13 ноябрьдә «Нефтяник» үз мәйданында Красноярск «Сокол»ына каршы уйнаячак.