Азнакайда З.Абдрәшитов истәлегенә багышланган бокс буенча V төбәкара турнир узды.
Турнирда Татарстанның, Башкортстанның һәм Оренбург өлкәсенең төрле шәһәрләреннән барлыгы 149 спортчы катнашты.
Әлмәт бокс мәктәбеннән «Юность» һәм «Девон» клубы спортчылары чыгыш ясады. Алар югары категорияле тренерлар: Низамеев Р. Р. һәм Бормотов С. А. җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.
Безнең шәһәр командасы исәбендә, түбәндәге нәтиҗәләр:
Низамиев Әмирхан, Гафуров Айназ, Шимановский Матвей, Сәлахетдинов Альмир җиңү яулады.
Фәрхетдинов Ильяс көмеш медаль яулады.