Әлмәттә вакытлыча салкын су бирүне туктаталар
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә вакытлыча салкын су бирүне туктаталар

Авария хәлендәге суүткәргеч участогы алыштырылу сәбәпле, су бирү туктатылачак.

25 гыйнварда Түбән Мактамада 5 нче Сәйдәшев урамында авария хәлендәге суүткәргеч участогы алыштырылу сәбәпле, эш тәмамланганчы Түбән Мактама бистәсендә салкын су бирү туктатылачак. Бу хакта «Әлмәт-Водоканал»АҖ хәбәр итә.